12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Диләрә Борисова Россиядә фән һәм технологияләр елына багышланган төркемле дәрес үткәрде. «Фәнгә таба юлда» дигән чарада 15 балигъ булмаган бала катнашты.
Казан шәһәренең Совет районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, «Светлячок» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге һәм КидСпейс гаилә күңел ачу үзәге ярдәмендә, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалы гаиләләр өчен Һөнәрләр шәһәренә хәйрия экскурсия оештырдылар.
«Чагылыш» төркемле дәресләр циклы кысаларында Казан шәһәренең Совет районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече психологик иминлек атмосферасын булдыруга юнәлдерелгән дәрес үткәрде.
2021 елда Татарстанда халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча «Кайгырту» платформасы эшли башлады. Кушымтаны App Store һәм Google Play кушымталар кибетләрендә табарга була.
«Демография» милли проектының максатчан күрсәткечләренә ирешү буенча чаралар кысаларында 8 нче февральдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече «Ярлылыкны җиңү механизмы буларак социаль контракт» дигән темага мәгълүмати сәгать үткәрде. Чарада сигез кеше катнашты.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге психологы Чулпан Галләмова социаль хезмәт алучылар өчен традицион булмаган рәсем техникасы буенча мастер-класс үткәрде. Чара кулларның вак моторикасын, иҗат һәм фантазияне үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Чараның максаты – спортның кышкы төрләре белән кызыксынуны арттыру һәм тәрбияләнүчеләрне актив тормыш рәвешенә тарту.
2019 елдан Алишер Усмановның «Сәнгать, фән һәм спорт» Хәйрия фонды «Үзенчәлекле караш» программасы кысаларында күрү сәләте начар булган кешеләр өчен абилитация чаралары үткәрү белән шөгыльләнә. Алар Россиянең алдынгы тифлопедагоглары һәм экспертлары катнашында, заманча методологияләрне һәм сервис алымнарын кулланып төзелгән.
8 нче февраль көнне Казан шәһәре Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез һәм эш эзләүче гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды. Үз вакансияләрен «Элекон заводы» АҖ һәм «ЖКХ Инвест Плюс» ҖЧҖ тәкъдим итте.
Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Сафия Ганиева валентинкалар ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чарада көндезге бүлекчәдә социаль хезмәт алучы җиде кеше катнашты.