23 февраль алдыннан Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Снежанна Горбунова «Әти көне» дип исемләнгән спорт ярышы үткәрде. Чарада 14 социаль хезмәт алучы, шул исәптән «Волонтер» үзәгеннән 2 кеше катнашты.
Ике командага бүленеп, катнашучылар төрле биремнәр үтәделәр, эстафеталар уздылар. Һәркем кыюлык, зирәклек, тизлек һәм җитезлек күрсәтә алды. Балалар да, өлкәннәр дә көн буена җитәрлек күтәренке һәм яхшы кәеф алдылар.