ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Игелек маршрутлары» Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларга ярдәм итү һәм социаль-иҗади тернәкләндерү үзәге» АКБО IV Республика яшьләр чиксез талантлар фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башлануын игълан итте. Бу 14 яшьтән алып 35 яшькәчә инвалидлыгы булган һәм сәламәт яшьләр өчен инклюзив проект.

Кукмара муниципаль районындагы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә, 2020 елдан «Компьютер ликбезы» технологиясе гамәлгә ашырыла.

2021 елның 18 гыйнварыннан республиканың Югары Ослан муниципаль районында диспансерлаштыру һәм скрининг тикшеренүләре узу өчен 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү эше яңартылды.

Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Татарстан Республикасында Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге бүлекләре / филиалларының эш графигы үзгәрде.

Мөмкинлекләре чикле кешеләрне социаль тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасында алга таба хезмәттәшлек итү өчен контактлар җайга салу максатыннан Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Мурманск делегациясе булып китте.

Арчаның «Өмет чаткысы» балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә даими рәвештә тәрбияләнүчеләрнең оешканлыгын һәм уяулыгын арттыруга юнәлдерелгән аңлату эшләре алып барыла.

Кичә, 10 февраль көнне, Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәтләрен алучылар өчен яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинация башланды.

«Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында 10 февральдә Тукай үзәк район хастаханәсе базасында «Баланың ана карынында үсеше» дигән темага гамәли дәрес узды.

Кыш – күп кенә кошлар һәм җәнлекләр өчен җитди сынау вакыты. Бу хакта 10 нчы февраль көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә музыкаль җитәкче Е. Н. Гыйниатуллина сөйләде.

Шушы көннәрдә Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен «Хәрби һөнәрләр» дигән темага танып-белү дәресе уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International