Татарстан Республикасы моношәһәрләрендә эшсезләр саны кабат үзгәрде

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 3 514 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 189 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Алабуга, Яшел Үзән һәм Менделеевск шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 10 февраленә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 801, 739 һәм 110 эшсез кеше исәптә тора.

Бу атнада Түбән Кама (+10), Кама Аланы (+6) һәм Чистайда (+5) эшсез гражданнар санының артуы күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International