Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 2020 нче ел нәтиҗәләре буенча җыелыш булып узды.
Чарада район социаль яклау бүлеге начальнигы С. В. Прохорова, күзәтчелек советы әгъзалары – РТ буенча «Закал» ТИИО идарәсе рәисе Р. Б. Латыйпов, Алабуга районы Инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе Р. К. Шәрәфиев, шулай ук үзәк коллективы катнашты.
Социаль адаптация бүлеге мөдире М. Н. Гатина тернәкләндерү чаралары нәтиҗәләре, гамәлгә кертелгән технологияләр, эш формалары һәм методлары турында хисап тотты, социаль хезмәт алучылар белән эшләүнең дистанцион формалары турында сөйләде.
Табиб-педиатр Ф. М. Досмухамбетова ирешелгән күрсәткечләргә, хезмәт күрсәтелгән гражданнар саны динамикасына анализ ясады, яңа кертелгән технологияләр турында сөйләде.
Тернәкләндерү үзәге эшчәнлегенә анализны учреждение директоры Г. В. Калашникова ясады. Шулай ук катнашучыларга «Ата-аналар белән кире элемтә» дигән видеоролик күрсәтелде.
Җыелыш күзәтчелек советы әгъзаларын һәм учреждение хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.