2021 елның 10 февраленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 33 532 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 724 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,65 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 50 405 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 853 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,67 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 855 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 38 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.