«Өмет чаткысы» тәрбияләнүчеләре тәҗрибә һәм экспериментлар белән мавыктылар

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Фән һәм технологияләр елы кысаларында белгечләр экспериментлау буенча дәрес үткәрде. Мондый чараларның максаты – балаларда танып-белү активлыгын һәм кызыксынучанлыкны үстерүгә ярдәм итү.

Логопед Лемара Ганиева һәм педагог-психолог Алинә Сабирова белән бергә балалар берничә тәҗрибә ясадылар: «Вулкан», «Бата-батмый», «Йомырканың чиме, пешкәнме икәнен билгелә». Балалар үткәрелгән тәҗрибәләрне кызыксыну һәм игътибар белән күзәттеләр, тиешле нәтиҗәләр ясадылар, бик күп яңа, файдалы һәм мавыктыргыч әйберләр белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International