«Балкыш» приютында «Җиңүнең хатын-кыз йөзе» дигән темага киносеанс узды

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Түбән Кама районы «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру кысаларында һәм үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү максатыннан кичке киносеанс узды. Анда балалар Бөек Ватан сугышы елларында очучы-бомбардировщикларның батырлыгы турында документаль фильмнар карадылар.

Балалар фашистларның бу куркусыз очучыларны «төнге убырлылар» дип атаулары турында, үзләре белән күбрәк сугыш кирәк-яраклары алу өчен хатын-кызларның фанер самолетларында парашютсыз очулары хакында белделәр. Очу полкларында бөтен безнең күпмилләтле илебездән хатын-кызлар сугышкан, алар арасында 780 хәрби очыш ясаган яшь татар кызы Мәгүбә Сыртланова да булган. Балаларны бу хатын-кызларның батырлыгы сокландырды.

«Хикәяләрне тыңлау бер эш, ә шул дәһшәтле сугыш һәм заман рухы иңдергән документаль фильмнарны күрү – бөтенләй башка. Балалар хәтерендә бу киносеанс тирән эз калдырыр дип уйлыйм», – дип кичерешләре белән уртаклашты педагог Галия Зайцева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International