«Изгелек» үзәге тернәкләндерү процессына гражданнарының туганнарын җәлеп итә

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә белгеч Мәдинә Хажарова «Бергә эшлибез» дип исемләнгән мастер-класс үткәрде. Чараның максаты – өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучыларны тернәкләндерү процессына якыннарын һәм туганнарын җәлеп итү.

Аяк-куллары хәрәкәт итү функцияләре бозылган затларны тернәкләндерүдә, үз-үзеңә хезмәт күрсәтүне торгызу төрле җайланмалар файдаланганда мөмкин. Чара барышында гаилә әгъзалары белән, читтә булган предметларны алу өчен реабилитацияләүнең техник чарасыннан файдаланып, үз-үзеңне тоту күнекмәләре өйрәнелде. Тәрбия һәм шәхси гигиена буенча практик киңәшләр яңгырады. Белгеч белән бергә туганнары хәтер, вак моториканы үстерү өчен күнегүләр ясадылар, сөйләмне торгызуда ярдәм итә торган шигырьләр һәм мәкальләр искә төшерделәр.

Мастер-класста ике кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International