«Казан тернәкләндерү һәм абилитацияләү үсеше үзәге» АКБО 2009 елдан ДЦП диагнозы булган балалар белән эшли һәм инновацион тернәкләндерү программаларының үз комплексына ия. Үзәк 2021 елда Россия Федерациясе Президенты грантларын алуга беренче конкурста җиңүче булды.
15 нче февральдән 26 нчы февральгә кадәр «Старость в радость» өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм хәйрия фонды экспертлары тарафыннан өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның чит ярдәмнән бәйлелеген бәяләү (типлаштыру) күнекмәләренә өйрәтү буенча семинарлар циклы уздырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында министр урынбасары А. Р. Мөбарәкшин, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең адаптив физик культура һәм тормыш эшчәнлеге иминлеге кафедрасы вәкилләре катнашында вебинар-киңәшмә узды.
Казан шәһәренең «Тэко» ҖЧҖендә хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнде. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 1 хезмәткәргә 442,7 мең сум түләде.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Ватанны саклаучылар көне алдыннан арт-терапия дәресе үткәрелде. Социаль эш буенча белгеч С. А. Савинова җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар бәйрәмгә бүләкләр ясадылар.
Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре өлкән буын гражданнары һәм өлкән яшьтәге гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре өчен финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләрдә катнашалар.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мөмкинлекләре чикле балаларга теплица» проектын тормышка ашыру кысаларында эш дәвам итә.
2021 елның 17 февраленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 32 024 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 1 508 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,58 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 3 271 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 243 кешегә кимрәк.
19 нчы февраль көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачак. Чара сәгать 10.00 нан 12.00 гә кадәр кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Яшел Үзән шәһәре, Татарстан ур., 1 йорт.