«Старость в радость» хәйрия фонды типизация буенча укыту семинарлары уздыра

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

15 нче февральдән 26 нчы февральгә кадәр «Старость в радость» өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм хәйрия фонды экспертлары тарафыннан өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның чит ярдәмнән бәйлелеген бәяләү (типлаштыру) күнекмәләренә өйрәтү буенча семинарлар циклы уздырыла.

Типлаштыру – кешенең төп тормыш ихтыяҗларын тормышка ашыруда чит ярдәмгә бәйле булу дәрәҗәсен билгеләү. Ул гамәлләрнең үтә күренмәлелеген һәм объективлыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, ни өчен социаль хезмәт алучыга теге яки бу күләмдәге хезмәтләр һәм билгеле бер төр хезмәт төрләре күрсәтелүен аңлату мөмкинлеге бирә.

Семинарлар барышында «Старость в радость» фонды экспертлары тарафыннан типлаштыру үткәрү буенча консультация ярдәме күрсәтеләчәк. Әлеге чарада Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре дә катнаша.

Семинарлар ZOOM-конференция форматында үткәрелә. Чаралар нәтиҗәләре буенча белгечләргә йомгаклау аттестациясе үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International