Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 3 271 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 243 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Алабуга, Менделеевск, Түбән Кама, Кама Аланы һәм Чистай шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 17 февраленә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 777, 100, 1 830, 305 һәм 274 эшсез кеше исәптә тора.
Бу атнада Яшел Үзәндә (+3) эшсез гражданнар санының артуы күзәтелә.