Казан тернәкләндерү һәм абилитацияләү үсеше үзәге «Сенсориум» лабораториясе булдырды

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

«Казан тернәкләндерү һәм абилитацияләү үсеше үзәге» АКБО 2009 елдан ДЦП диагнозы булган балалар белән эшли һәм инновацион тернәкләндерү программаларының үз комплексына ия. Үзәк 2021 елда Россия Федерациясе Президенты грантларын алуга беренче конкурста җиңүче булды.

«Сенсориум» нейропсихологик һәм мультисенсор лабораториясе булдыру» проекты балалар церебраль параличыннан җәфа чигүче инвалид балаларны сәламәтләндерүнең иң мөһим бурычларының берсен – заманча җиһазларда аларның сөйләм, көнкүреш, хәрәкәт итү күнекмәләрен һәм үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен үстерүне хәл итә.

Проектны тормышка ашыру кысаларында 2 000 артык индивидуаль һәм 200 артык төркемле дәрес үткәрү планлаштырылган. Бу музыка, арт-терапия белән шөгыльләнү, шулай ук ата-аналар өчен өйдә тернәкләндерү методларына өйрәтүче төркемле тренинглар.

Балалар һәм аларның ата-аналары белән эшләүдә волонтерларга – Казан милли тикшеренү технология университеты студентларына зур урын бирелгән. Йөрәк кушуы буенча бу яшьләр авыру балаларга һәм үзәк белгечләренә зур ярдәм күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International