19 нчы февраль көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачак. Чара сәгать 10.00 нан 12.00 гә кадәр кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Яшел Үзән шәһәре, Татарстан ур., 1 йорт.
Катнашучыларга вакансияләр турында мәгълүмат алырга, эшкә урнашу өчен анкета тутырырга, хезмәт һәм мәшгульлек, эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыру, шулай ук өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча консультация алырга мөмкин булачак.
Вакансияләр ярминкәсенә эшсез гражданнар гына түгел, нинди дә булса сәбәпләр аркасында эшен алыштырырга теләгән кешеләр дә килә ала.
Барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтелә.
Белешмәләр өчен телефон: (84371) 5-54-02.