Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре өлкән буын гражданнары һәм өлкән яшьтәге гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре өчен финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләрдә катнашалар.
Дәресләр «Финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләре» проекты кысаларында Россия Банкы лекторлары тарафыннан уздырыла. Дистанцион чаралар банк хезмәтләре мәсьәләләрендә иркенрәк ориентлашырга, төрле оешмаларның тәкъдимнәрен чагыштырырга һәм максатларга ирешүгә ярдәм итүче хезмәтләрне сайларга өйрәтә.
Алган белемнәрен бүлек хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларга җиткерәләр, бу исә өлкән яшьтәге гражданнарның финанс белемен, куркынычсызлыгын арттыра.