Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мөмкинлекләре чикле балаларга теплица» проектын тормышка ашыру кысаларында эш дәвам итә.
Агротерапия – сәламәтлекләре какшаган балаларны тернәкләндерүнең яңа ысулы. Аның ярдәмендә балалар хезмәткә тартыла, табигатькә сакчыл караш тәрбияләнә. Тәрәзә төбендә бакча булдыру бик кызыклы һәм файдалы шөгыль, бигрәк тә кышын, чөнки бу вакытта яшеллек төсләренә карыйсы килә.
«Кышкы чорда, балаларда витаминнар җитмәү күзәтелә башлагач, без төркемдә яшел суган үстерәбез. Балалар суган утыртуда бик теләп катнашалар һәм аның ничек үсүен кызыксынып күзәтәләр», – ди тәрбияче Гөлфия Яковлева.
Тәрәзә төбендә бакча табигый төсләр һәм җылылыкны сагыну хисен киметергә ярдәм итә. Агротерапия буенча дәресләр балаларның үсемлекләр турында күзаллауларын киңәйтә, танып-белү һәм иҗади сәләтләрен үстерә.