Министрлыкта социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында Махсус Олимпиада программаларын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча вебинар-киңәшмә узды

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында министр урынбасары А. Р. Мөбарәкшин, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең адаптив физик культура һәм тормыш эшчәнлеге иминлеге кафедрасы вәкилләре катнашында вебинар-киңәшмә узды.

Дистанцион чара барышында социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында Махсус Олимпиада тарафыннан интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган кешеләр өчен булдырылган «Яшь атлетлар», «FIT 5 – яхшы физик форма», «Хәрәкәт активлыгы күнегүләре программасы (МАТР)» күнегүләр программаларын гамәлгә кертү мәсьәләләре каралды.

Шулай ук Министрлык карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре өчен Махсус Олимпиада Уеннарында катнашучыларның үзенчәлекләрен исәпкә алып укыту семинары үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International