«Китап дөньясы тылсымы» программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Китапханәгә яңа китап бүләк ит» акциясе узды. Чараның максаты балаларны китап укуга тарту, аларны игелекле гамәлләргә рухландыру иде.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре монда яшәүчеләр вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрсен, дип тырышалар. Һәр иртә учреждениедә фитнес-тренер Полина Анисимова дистанцион форматта үткәрә торган сустав гимнастикасыннан башлана. Дәресләрдә катнашучылар саны акрынлап арта бара, чөнки өлкәннәр үз сәламәтлекләрен саклауның мөһимлеген аңлыйлар.
«Хыял иле» клубы кысаларында Казанның Яңа Савин районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Бар да мәхәббәттән башлана» дигән төркемле дәрес уздырдылар. Әлеге чарада социаль хезмәт алучы аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар катнашты.
16 февраль көнне Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Безнең балалар яклауга мохтаҗ» дигән темага виртуаль түгәрәк өстәл узды. Чараны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлнара Пряничникова һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның район профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова оештырдылар.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлекчәнең мәдәни оештыручысы Людмила Пинчук социаль хезмәт алучылар өчен «Русское лото» уенын үткәрде.
«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» социаль проекты кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре үз карамагындагы әбине туган көне белән котладылар. Тыл хезмәтчәне Татьяна Байрембаевна Николаева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
2021 елның февралендә биш көнлек эш атнасында 21, 22 һәм 23 февраль ял көннәре булачак. 15 февральдән 20 февральгә кадәр эш атнасы алты көнгә кадәр арта. 20 февральдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.
«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Менделеевск районының «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә чираттагы дәрес узды.
2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре шул уңайдан төрле чараларны тормышка ашыруга актив керештеләр.
2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек кысаларында бүген Казанның «Солнечный» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Спорт экспрессы» чарасы узды.