Татарстанлыларга 45 меңнән артык вакансия тәкъдим итәләр

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

2021 елның 17 февраленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 32 024 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 1 508 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,58 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 45 451 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 209 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,7 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 945 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 64 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International