Спас интернат-йортында әбиләр бәйрәмгә открыткалар әзерлиләр

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Ватанны саклаучылар көне алдыннан арт-терапия дәресе үткәрелде. Социаль эш буенча белгеч С. А. Савинова җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар бәйрәмгә бүләкләр ясадылар.

Интернат-йортта яшәүчеләр бик теләп кәгазьдән пиджаклар ясадылар, галстуклар ябыштырдылар. Үз куллары белән ясалган оригиналь бүләкләр – менә дигән игътибар һәм хөрмәт билгесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International