ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чаңгы шуу кышкы чорда тернәкләндерү алымнарының берсе булып тора.

Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында психолог Ирина Мөслимова кызыклы дәрес үткәрде – социаль хезмәт алучылар китап бүләк итүдә катнашты.

2021 нче елда Яр Чаллы шәһәрендә «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру эшен дәвам итә.

Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр авиамодельләштерү түгәрәгенә бик теләп йөриләр. Очкыч модельләрен төзү – зур авиациягә беренче адым, дип саный түгәрәк җитәкчесе Альберт Ирек улы.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шашка һәм дартс буенча ярышлар узды. Чараны учреждение белгечләре Татарстан Республикасының «Спорт хәрәкәте» инвалидлар региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев ярдәме белән оештырдылар.

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 16 февраль көнне тәрбияче В. Ф. Зарипова Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган музыкаль кичә үткәрде.

Кеше картая башлагач, аның тормыш статусы, җәмгыятьтә һәм гаиләдә гадәти роле үзгәрә. Бу өлкән кешеләрнең психологик халәтенә тискәре йогынты ясый. Шушы тискәре күренешләрне булдырмас өчен, Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар белән эшләүнең яңа технологияләрен гамәлгә кертәләр.

Карау мәктәбе – ул ныклап авыручы һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләрне тәрбияләүче затларга мәгълүмат, консультация бирү һәм укыту, психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы.

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында социаль хезмәткәрләр өчен укулар узды. Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә белгечләр «Эштә эмоциональ яну» темасына лекцияләр тыңладылар.

Шушы көннәрдә Түбән Кама районындагы «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Хатын-кыз эше – сугышмы?» дигән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Чара Бөек Ватан сугышы вакытында шәфкать туташларының батырлыгына багышланган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International