«Тэко» ҖЧҖ хезмәт хакы буенча бурычларын өлешчә түләде

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Түбән Кама муниципаль районы предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч түләнде.

Шулай итеп, «МонтажТехСтрой» ҖЧҖ 3 хезмәткәр алдындагы гомуми 174,182 мең сумлык бурычын түләде.

Казан шәһәренең «Тэко» ҖЧҖендә хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнде. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 1 хезмәткәргә 442,7 мең сум түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International