17 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Туган як» дип исемләнгән әдәби кичә узды.
Республиканың Тәтеш муниципаль районында 17 февраль көнне исәптә торучы һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә ведомство контрольлегендә булган гаиләләр буенча чираттагы ведомствоара рейд үткәрелде.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә интеллектуаль тайпылышлары һәм аутистик спектрда тайпылышлары булган, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге кешеләр өчен көндез тору төркеме эшли башлады.
Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Ләйсән Сөләйманова балаларга галимнәр булырга һәм «Һава үзлекләре» темасына тәҗрибә үткәрү өчен фәнни лабораториягә барырга тәкъдим итте.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган музыкаль-спорт бәйрәме узды.
Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән индивидуаль дәресләр дәвам итә.
«Үземә үзем психолог» программасын тормышка ашыру кысаларында 18 февраль көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова «Мин һәм минем чикләрем» дигән дәрес үткәрде.
2021 елның февралендә биш көнлек эш атнасында 21, 22 һәм 23 февраль ял көннәре булачак. 15 февральдән 20 февральгә кадәр эш атнасы алты көнгә кадәр арта.
Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Түбән Кама муниципаль районында булды.
Зәй муниципаль районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Саңгыраулар һәм начар ишетүче кешеләр һәм аларның гаилә әгъзалары өчен аралашу клубы» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында начар ишетүчеләр һәм саңгыраулар өчен «Ярдәм» аралашу клубы эшли.