2021 нче елда Яр Чаллы шәһәрендә «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру эшен дәвам итә. Озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында учреждение эшендә түбәндәге стационар алыштыручы технологияләр кулланыла:
- «Мобиль бригада»;
- «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә»;
- «Карау мәктәбе»;
- «Караучы» («Сиделка»).
Системаны булдыруның максаты – даими рәвештә чит кеше ярдәменә мохтаҗ булган гражданнарны озак вакыт карау буенча хезмәтләр белән тәэмин итү. Шул ук вакытта гражданинның чит кеше каравыннан бәйлелеге дәрәҗәсен бәяләү үзәк белгечләре (типлаштыручылар) тарафыннан гражданинның яшәү урыны буенча, аның шәхси ризалыгы нигезендә үткәрелә.
Типлаштырудан соң чираттагы этап – маршрутлаштыру, бу озак вакыт карау буенча хезмәт күрсәтүнең оптималь формасын билгеләү.
Даими чит кеше ярдәменә мохтаҗ булган гражданнарны ачыклаганда һәм аларга озак вакыт карау буенча хезмәт күрсәткәндә сәламәтлек саклау учреждениеләре, территориаль социаль яклау органнары, социаль хезмәт күрсәтү оешмалары һәм башка учреждениеләр арасында ведомствоара хезмәттәшлек кулланыла.