Менә ике ел инде «Демография» милли проекты кысаларында Зәй муниципаль районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау мәктәбе» дигән стационар алыштыручы технология уңышлы тормышка ашырыла.
Карау мәктәбе – ул ныклап авыручы һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләрне тәрбияләүче затларга мәгълүмат, консультация бирү һәм укыту, психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы.
Карау мәктәбендә дәресләр төркемле һәм индивидуаль формада уза. Төркемнәр өйрәнелә торган темалар буенча. Кирәк булган очракта, шәхси дәрес урын өстендәге авыруның өендә дә оештырылырга мөмкин.
Дәресләр махсус җиһазландырылган кабинетта уза, анда аз хәрәкәтләнүче һәм урын өстендәге авыруларны карауны җиңеләйтү өчен төрле җайланмалар күрсәтү генә түгел, ә алган белемнәрне практикада ныгыту мөмкинлеге дә бар. Практик юнәлешле дәресләр укыту процессында әйдәп баручы булып тора.
Дәресләрнең тематикасы потенциаль тыңлаучыларның сорауларына бәйле рәвештә билгеләнә. Шул исәптән барлык аз хәрәкәтләнүче гражданнарга кагылышлы гомуми темалар бар: «Өлкән яшьтәге гражданнарның рациональ туклануы нигезләре», «Өлкән яшьтәге кешеләр өчен гимнастика», «Өй шартларында гади медицина манипуляцияләре», «Урын өстендәге авыруларны карау: шартлар, чаралар, кагыйдәләр һәм үзенчәлекләр».
Шулай ук программага кешенең сәламәтлек проблемаларына бәйле рәвештә сайлап алына торган темалар да кертелгән. Бронхиаль астма, йөрәк авырулары, шикәр диабеты һ.б. белән авыручыларны карау үзенчәлекләре карала.
Тыңлаучыларны психология мәсьәләләре белән таныштыру да мәҗбүри булып тора.
Дәресләрне «Старость в радость» хәйрия фонды тренерлары укыткан Карау мәктәбе укытучысы үткәрә. Бу эшкә Зәй үзәк район хастаханәсе табиблары, психолог актив кушылалар.
Киләсе дәрес узу вакыты турында (85558) 3-23-02 телефоны буенча яки Зәй шәһәре, Ленин урамы, 29 а йорт адресы буенча мөрәҗәгать итеп белергә һәм язылырга мөмкин.