Шушы көннәрдә Түбән Кама районындагы «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Хатын-кыз эше – сугышмы?» дигән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Чара Бөек Ватан сугышы вакытында шәфкать туташларының батырлыгына багышланган иде.
Бөек Җиңүне якынайтуга хатын-кыз медикларның нинди зур өлеш кертүләре турында тәрбияләнүчеләр фотосүрәтләр һәм тәрбияченең сөйләве ярдәмендә тулырак белделәр. Малайлар шәфкать туташларының солдатларны коткару өчен үз тормышларын да кызганмаганнары турында белделәр.
Мәгълүмати сәгать ахырында балалар үзләрен хәрби медицина хезмәткәрләре ролендә сынап карадылар. Алар бик тиз һәм тырышып «яраланган сугышчыларга» ярдәм иттеләр.
Мондый чаралар үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия, дип саный педагог Лариса Алиева.