Кеше картая башлагач, аның тормыш статусы, җәмгыятьтә һәм гаиләдә гадәти роле үзгәрә. Бу өлкән кешеләрнең психологик халәтенә тискәре йогынты ясый. Шушы тискәре күренешләрне булдырмас өчен, Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар белән эшләүнең яңа технологияләрен гамәлгә кертәләр.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында социаль эш буенча белгеч Антонина Банникова адаптив физкультура буенча онлайн-дәресләр үткәрә. Әлеге чараларда өйдә торып социаль хезмәтләр алучылар һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караган туганнары катнаша. Бу практика туганнарына авырулар белән мөстәкыйль дәресләр башларга мөмкинлек бирә.
Өлкән яшьтәге гражданнар һәрвакытта да физик күнегүләргә җитәрлек игътибар бирә алмыйлар, шуңа күрә чараларның шактый өлеше өлкән буын кешеләренең актив озын гомерле булуы өчен шартлар тудыруга багышланган.