Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр авиамодельләштерү түгәрәгенә бик теләп йөриләр. Очкыч модельләрен төзү – зур авиациягә беренче адым, дип саный түгәрәк җитәкчесе Альберт Ирек улы. Аның сүзләренә караганда, балалар өчен мондый дәресләр мавыктыргыч уен гына түгел, ә булачак һөнәрне сайлауда да ярдәм итә.
Пенопласттан модельләр ясау барышында яшүсмерләр төрле технологик күнекмәләр алалар, очу аппаратлары конструкцияләре, аэродинамика нигезләре белән танышалар, парашютлар җибәрү экспериментлары үткәрәләр. Кече мәктәп укучылары түгәрәк дәресләрендә үз куллары белән очкыч моделе ясый һәм, аны һавага җибәреп, авиацияле уйный алалар.