Ватанны саклаучылар көне алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шашка һәм дартс буенча ярышлар узды. Чараны учреждение белгечләре Татарстан Республикасының «Спорт хәрәкәте» инвалидлар региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев ярдәме белән оештырдылар.
Турнирның максатлары: бәйрәм кәефе булдыру, тернәкләндерү активлыгын үстерү, социаль хезмәт алучыларның үз-үзләрен бәяләвен арттыру һәм аларның ялын оештыру.
Ярышлар башланыр алдыннан оештыручылар барлык ир-атларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Аннан соң, уеннар кагыйдәләре белән танышканнан һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен кабатлаганнан соң, тернәкләнүчеләр уеннарга керештеләр. Турнир нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Чарада барлыгы 48 кеше катнашты.