Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында психолог Ирина Мөслимова кызыклы дәрес үткәрде – социаль хезмәт алучылар китап бүләк итүдә катнашты.
Уку ял итү өчен менә дигән ысул булып тора, ә яхшы китап тормышта үз урыныңны табарга, төрле ситуацияләрне бәяләргә һәм алардан чыгу юлларын табарга өйрәтә. Дәрестә интернат-йортта яшәүчеләр китапларның һәм укуның кеше тормышында роле турында сөйләштеләр, яраткан әсәрләре белән уртаклаштылар. Очрашу социаль хезмәт алучыларның бер-берсенә китаплар бүләк итүе белән тәмамланды.
Үткәрелгән чараның максаты китап укуга кызыксыну уяту, сүзлек запасын баету һәм китапларга сакчыл караш тәрбияләү иде.