Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 16 февраль көнне тәрбияче В. Ф. Зарипова Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган музыкаль кичә үткәрде.
Бәйрәм башында Максим Лебедев һәм тәрбияче татар һәм рус телләрендәге шагыйрьнең «Җырларым» шигырен укыдылар. Педагог кызыклы һәм аңлаешлы формада шагыйрьнең иҗаты һәм батырлыгы турында сөйләде, Муса Җәлил тормышы турында презентация күрсәтте. Балалар шигырьләр һәм җырлар башкардылар, «Карак песи» җырын сәхнәләштерделәр.
Чара ахырында балалар бик теләп «Күрсәт әле, үскәнем», «Чума үрдәк, чума каз» әйлән-бәйлән уеннарында катнаштылар.