Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чаңгы шуу кышкы чорда тернәкләндерү алымнарының берсе булып тора. Атнага берничә тапкыр үзәк карамагындагылар С. Морозовның мәдәният һәм ял паркына чыгалар. Спорт чараларында ата-аналар да актив катнаша.
Чаңгыда йөрү организмны ныгыта, чыдамлыкны, көч һәм җитезлекне үстерә. Чаңгы шуу вакытында барлык куллар, аяклар, сулыш органнары, йөрәк-кан тамырлары системасы актив эшли. Шул ук вакытта мондый сәфәрләр файдалы гына түгел, күңелле дә. Саф һавада йөрү энергия белән баета, кәефне күтәрә, йокыны һәм аппетитны яхшырта.