Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында социаль хезмәткәрләр өчен укулар узды. Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә белгечләр «Эштә эмоциональ яну» темасына лекцияләр тыңладылар.
Комплекслы үзәк психологы Фәйрүзә Вәлиева тыңлаучыларга эмоциональ яну симптомнары һәм этаплары турында сөйләде, профилактиканың мөмкин булган чараларын тәкъдим итте.
«Алынган тәкъдимнәр үзәк хезмәткәрләренә эмоциональ халәтләрен җайга салырга, дөрес карарлар кабул итәргә, дөньяга шатлык белән карарга мөмкинлек бирәчәгенә ышанам», – дип йомгак ясады очрашуга Фәйрүзә Вәлиева.