ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2021 ел
якшәмбе

27 февральдә Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов Социалистик Хезмәт Герое Валентина Васильевна Сорокинаны юбилее белән котлады. Юбилярга «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы кысаларында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Пертра» җайланмасын кулланып дәрес үткәрделәр.

Болгар шәһәрендә традицион алдынгылар слеты узды. Бу көнне район җитәкчелеге һәм бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары төрле тармак һәм халык хуҗалыгының иң яхшы вәкилләренә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

26 февраль көнне Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучыларны транспортлау буенча гамәли дәрес узды. Мондый дәресләрнең максаты социаль-медицина хезмәтләрен күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен персоналны укытудан гыйбарәт.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын үткәрү кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре мәдәният идарәсе белән берлектә тематик очрашу уздырдылар. Чараның максаты – татар халкының мәдәни-тарихи мирасын саклау.

«Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә» проектын тормышка ашыру кысаларында Тукай районы «Шәфкать» комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Г. Р. Исмәгыйлева, психолог А. М. Сәйфуллина өлкән кешене тәрбиягә алган гаиләдә булып, өлкәннең яшәү шартларын ай саен тикшереп торалар.

26 нчы февраль көнне сәламәтлек саклау программасын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәт тешләре» дигән сәламәтлек дәресе узды. Дәрес мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрдә сәламәт гадәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән иде.


27
февраль, 2021 ел
шимбә

26 февраль көнне «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Хәрби һөнәрләр дөньясы» дигән һөнәри юнәлеш бирүче уен үткәрелде. Әлеге чараны Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре үткәрде.

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Наталья Кудряшова «Эффектив ата-аналык мәктәбе» программасы буенча дәрес үткәрде. «Аңлы ата-аналык – дөнья моделе үзгәрүгә баскыч» темасына чарада социаль хезмәтләр алучы ата-аналар катнашты.


26
февраль, 2021 ел
җомга

25 февраль көнне Әлмәт районы «Опека» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә, уртак нәтиҗәле эшчәнлек ысулын кулланып, эмоциональ-ихтыяр өлкәсен үстерү буенча коррекция дәресе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International