Спас интернат-йорты хезмәткәрләре алдынгылар слетында

2021 елның 28 феврале, якшәмбе

Болгар шәһәрендә традицион алдынгылар слеты узды. Бу көнне район җитәкчелеге һәм бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары төрле тармак һәм халык хуҗалыгының иң яхшы вәкилләренә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортыннан слетта сиделка Галина Васильева һәм шәфкать туташы-хуҗабикә Татьяна Ануфриева катнашты. Галина Александровна учреждениедә 20 ел, ә Татьяна Викторовна 19 ел эшләгән. Хезмәт эшчәнлеге дәверендә аларга хезмәт вазыйфаларын намус белән башкарганнары өчен берничә тапкыр рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International