Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын үткәрү кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре мәдәният идарәсе белән берлектә тематик очрашу уздырдылар. Чараның максаты – татар халкының мәдәни-тарихи мирасын саклау.
Өлкән яшьтәге гражданнар һәм мәктәп укучылары чакырылган чара китапханәдә узды. Очрашуда катнашучылар арасында сугыш ветераннары – тыл хезмәтчәннәре дә бар иде. Катнашучылар татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар, туган тел турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр. Шулай ук кунаклар игътибарына китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.