Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы кысаларында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Пертра» җайланмасын кулланып дәрес үткәрделәр.
Инсульт кичергән инвалидлар графомотор күнекмәләрен үстерделәр: тактада башланган бизәкләрне төзеп бетерделәр, төрле зурлыктагы шөрепләр бордылар-бушаттылар, төс, форма, зурлыгы буенча фигураларны классификацияләделәр. Беренче карашка гади күренгән бу күнегүләр мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бөтенләй шундый түгел. Алар баш мие эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.
Пособиенең төрле кызыклы, төсле, рәхәт уен элементлары белән эшләү социаль хезмәтләр алучыларда кызыксыну уята һәм аларның акыл сәләтен үстерә.