ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2021 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала.


1
март, 2021 ел
дүшәмбе

26 февраль көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль хезмәт буенча белгеч Венера Янышева һәм психолог Римма Фазылова «Тормыш салават күпере» программасы буенча беренче төркемле дәрес үткәрделәр.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган фольклор кичәсе узды. Чараны социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова һәм 1 нче китапханә филиалы хезмәткәре Гөлназ Фәрдиева үткәрделәр.

27 февраль көнне Яшел Үзән шәһәрендә, «Маяк» спорт комплексы базасында, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы зачетына чаңгы ярышлары узды. 

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

1-28 нче февральдә «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Карау мәктәбендә уку дәресләре узды. Алар социаль хезмәткәрләрне, караучыларны һәм туганнарны мобиль булмаган һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарны дөрес карауга өйрәтүгә юнәлдерелгән иде.

Бүген Россия Хезмәт министрлыгы видео-конференц-элемтә режимында инвалидларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү буенча закон проекты һәм аның буенча килеп ирешкән тәкъдимнәр буенча фикер алышу буенча киңәшмә үткәрә.

Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Россия студентлар отрядларының «Кар десанты» килде.

2021 елның 27 февралендә Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары буенча спорт ярышлары узды. Ярыш «Маяк» спорт комплексы базасында узды.


28
февраль, 2021 ел
якшәмбе

27 февраль көнне Мамадыш районының «Әтиләр советы» патриотик клубы үзенең беренче юбилеен – 5 еллыгын билгеләп үтте. Әлеге дата уңаеннан Нократ елгасында балык тоту буенча турнир оештырылды. Анда «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр дә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International