ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2021 ел
җомга

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү атналыгына багышланган чаралар кысаларында 26 нчы февральдә «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы һәм социаль педагогы тренинг элементлары белән төркемле дәрес үткәрделәр. Чара Зәй шәһәренең 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды.

Шушы көннәрдә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты Юрий Инге исемендәге гаилә укулары китапханәсеннән посылка алды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр елы кысаларында 26 нчы февраль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Әлфия Байкова «Бу кызыклы фән» дигән чара үткәрде. Анда 10 балигъ булмаган бала катнашты.

Өлкәннәрнең тормыш сыйфатын күтәрү максатыннан «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Өлкәннәр белән эшләүдә гарденотерапия» технологиясе кулланыла.

Озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» технологиясе буенча чираттагы төркемле дәрес узды.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр «Старость в радость» Хәйрия фонды тарафыннан оештырылган ике онлайн-очрашуда катнаштылар.

Йортта авыру кеше булганда, аның туганнарын төрле сораулар борчый: аңа ничек ярдәм итәргә, дөрес итеп карый белгән белгечләрне кайдан табарга, мөстәкыйль рәвештә авыруны ничек дөрес итеп карарга өйрәнергә һ. б. Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны Тернәкләндерү һәм карау мәктәпләрендә табарга ярдәм итәләр.

Теләче муниципаль районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучыларның компьютер грамоталылыгын арттыру буенча даими рәвештә дәресләр уздыралар.

25 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә белгеч Мәдинә Хажарова «Тренажерлар белән бармак гимнастикасы» дигән дәрес үткәрде. Хәрәкәт активлыгын торгызу һәм вак моториканы яхшырту максатыннан оештырылган чарада дүрт социаль хезмәт алучы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International