26 февраль көнне Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучыларны транспортлау буенча гамәли дәрес узды. Мондый дәресләрнең максаты социаль-медицина хезмәтләрен күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен персоналны укытудан гыйбарәт.
Өлкән шәфкать туташы Марина Сайкина хезмәткәрләргә аз хәрәкәтләнүче гражданнарны күчерү кагыйдәләре һәм принциплары турында, шулай ук кече тернәкләнү чаралары турында сөйләде. Хезмәткәрләр күп кенә яңа әйберләр белделәр, бу аларга социаль хезмәтләр алучыларны карауда кирәк булачак.