27 февральдә Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов Социалистик Хезмәт Герое Валентина Васильевна Сорокинаны юбилее белән котлады. Юбилярга «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Валентина Васильевна 1936 елның 27 февралендә Аксубай районының Михайловка бистәсендә туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң ул урман әзерләүдә хезмәт куя. Тиздән аның тырышлыгы турында дан «Большевик» совхозыннан да чыга, ә В. В. Сорокина үзе алдына яңа бурычлар куя.
1985 елга кадәр ул туган совхозында дуңгыз караучы булып кала, аннан 1991 елга кадәр район дуңгызчылык комплексында симертү цехында эшли.
Валентина Васильевна Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Ленин ордены белән бүләкләнгән. 1976 елда аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.