«Яңарыш» үзәгендә сәламәтлек дәресе узды

2021 елның 28 феврале, якшәмбе

26 нчы февраль көнне сәламәтлек саклау программасын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәт тешләре» дигән сәламәтлек дәресе узды. Дәрес мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрдә сәламәт гадәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Уен практик эшчәнлегендә балалар тешләрне чистартуның дөрес техникасына өйрәнделәр, дөрес итеп карамау аркасында килеп чыккан күп кенә авыруларны профилактикалау чаралары белән таныштылар. Әңгәмә барышында балалар тешләренә зыян китерә торган мәкерле «дошманнарны» ачыкларга өйрәнделәр, ә «Щеткага елмаегыз» уенында кирәкле күнекмәләрне ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International