Минзәләнең Эффектив ата-аналык мәктәбендә дәрес узды

2021 елның 27 феврале, шимбә

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Наталья Кудряшова «Эффектив ата-аналык мәктәбе» программасы буенча дәрес үткәрде. «Аңлы ата-аналык – дөнья моделе үзгәрүгә баскыч» темасына чарада социаль хезмәтләр алучы ата-аналар катнашты.

Ата-аналар уеннарда актив катнаштылар һәм төрле күнегүләр башкардылар. Алып баручы ата-аналарга баланың һәр тәртип бозу очрагының сәбәбе бар дип аңлатты: бу игътибар җәлеп итү теләге, хакимлек теләге, үч яки уңышсызлыктан качу. Дәрестә катнашучылар белән бу сәбәпләрнең һәрберсен җентекләп карадылар.

Өй эше итеп ата-аналар «Минем баламда мине нәрсә борчый? Баламда мине нәрсә сөендерә?» дигән таблица тутырырга бирем алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International