25 февраль көнне Әлмәт районы «Опека» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә, уртак нәтиҗәле эшчәнлек ысулын кулланып, эмоциональ-ихтыяр өлкәсен үстерү буенча коррекция дәресе узды.
Чараның төп бурычлары: баланың психомотор үсешенә ярдәм итү, психик үсеш тоткарланган балаларны сенсор бүлмәсендә мускул киеренкелеген бетерү ысулларына өйрәтү һ. б.
Психик үсеш тоткарланган балаларга ярдәм күрсәтү өчен төрле методикалар һәм технологияләрне куллану аерым белемнәргә һәм социаль күнекмәләргә генә түгел, ә баланы мондый социаль хезмәттәшлеккә җәлеп итүгә, аның потенциаль мөмкинлекләренә юнәлтеләчәк социаль ситуацияне оештыруга да ориентлашырга мөмкинлек бирә.