26 февраль көнне «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Хәрби һөнәрләр дөньясы» дигән һөнәри юнәлеш бирүче уен үткәрелде. Әлеге чараны Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре үткәрде.
Уенда тугыз кеше катнашты. Тәрбияләнүчеләр һөнәрләрне хезмәт предметы буенча бүләргә өйрәнделәр. Кызлар аеруча актив иде. Алар һөнәрләрне тиз һәм дөрес итеп бүлделәр.
Оештыручылар сүзләренә караганда, яңа белемнәр балаларга һөнәри сайлауда ярдәм итәчәк.