Психолог өлкән кешене тәрбиягә алган гаиләдә психологик яшьне билгеләргә ярдәм итте

2021 елның 28 феврале, якшәмбе

«Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә» проектын тормышка ашыру кысаларында Тукай районы «Шәфкать» комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Г. Р. Исмәгыйлева, психолог А. М. Сәйфуллина өлкән кешене тәрбиягә алган гаиләдә булып, өлкәннең яшәү шартларын ай саен тикшереп торалар. Бу юлы чыгу барышында үзәк психологы өлкән яшьтәге кеше һәм аның ярдәмчесе өчен «Сезнең психологик яшегез» дигән диагностик тест үткәрде.

Психологик яшь – кешенең психологик үсеш дәрәҗәсенә туры килә торган яше. Психологик яшьнең әһәмиятенә, авыру дәрәҗәсенең психик халәткә, кешенең үзен ни дәрәҗәдә тоюына бәйлелегенә игътибар итәргә кирәк. Белгеч сүзләренчә, психологик яшь мәнфәгатьләрне, хоббиларны билгели, максатлар куелышына һәм хәтта тормыш стиленә дә йогынты ясый ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International