ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2021 ел
сишәмбе

26 нчы февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль яклау идарәсе, сәламәтлек саклау идарәсе вәкилләре һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре белән мәгълүмати киңәшмәдә катнаштылар. Чарада 15 кеше катнашты.

Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондының «Әти-әни булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында 1 март көнне «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы төркемле дәрес үткәрде.

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 1 март көнне «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге педагоглары 12 инвалид бала өчен мастер-класс үткәрделәр.

2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә FIT-5 программасы буенча дәрес узды.

Өлкәннәр «Старость в радость» Хәйрия фонды тарафыннан оештырылган «Болгария традицияләре» онлайн-очрашуында һәм «Баба Марта» мастер-классында катнаштылар. Болгариядән конференция спикерлары һәм Россиянең башка интернат-йортларыннан катнашучылар белән алабугалылар җептән курчаклар ясадылар.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәре» исеменә бөтенроссия конкурсының республика этабын уздыру турында игълан итә. Конкурста Министрлык карамагындагы дәүләт социаль хезмәт күрсәтү оешмалары, шулай ук башка милек формасындагы оешмалар хезмәткәрләре катнаша ала.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлекчәнең мәдәни оештыручысы Людмила Пинчук «Ягез әле, кызлар!» чарасы үткәрде. Аның максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм социаль хезмәт алучыларның сәламәтлеген ныгыту иде.

«2014-2021 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында 2 мартта «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Үз кәефең белән идарә итә белү» дигән тренинг үткәрде. Чара Биектауның 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы чаралары кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә танып-белү чарасы узды. Тәрбияләнүчеләргә Арча районыннан чыккан шагыйрьләрнең һәм язучыларның тормышы һәм иҗаты турында презентация тәкъдим ителде. Балалар аларның кыскача биографиясе, әсәрләреннән өзекләр белән таныштылар, кайбер балалар туган телдә шигырьләр сөйләделәр.

1 март көнне Алабуга муниципаль районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья комплиментлар көненә багышланган акция уздырылды. Чараның максаты балаларда дусларына һәм педагогларына карата мәхәббәт, хөрмәт һәм яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International