Чаллыда озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2021 елның 2 марты, сишәмбе

26 нчы февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль яклау идарәсе, сәламәтлек саклау идарәсе вәкилләре һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре белән мәгълүмати киңәшмәдә катнаштылар. Чарада 15 кеше катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар шәһәрдә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Шулай ук даими ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны ачыклау буенча эшнең нәтиҗәлелеген арттыру, озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыруда катнашучыларның ведомствоара хезмәттәшлеге мәсьәләләре дә күтәрелде.

Киңәшмә барышында «Ышаныч» үзәге хезмәткәрләре сәламәтлек саклау учреждениеләре вәкилләренә «Мобиль бригада», «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә», «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе», «Көндезге тору төркеме» кебек стационар алыштыручы технологияләр турында мәгълүмат бирделәр. Югарыда күрсәтелгән технологияләр белән тулырак таныштыру өчен, үзәк хезмәткәрләре сәламәтлек саклау оешмалары вәкилләренә «Ышаныч» эшчәнлеге турында буклетлар тапшырдылар.

Киләсе мәгълүмати очрашу мартка планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International