Шушы көннәрдә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Мәскәүдә Новодевичий монастыре буенча кызыклы онлайн-экскурсиядә булдылар. Экскурсовод-волонтер белән бергә алар монастырь тирәсендә «йөрделәр», аның нигез салыну тарихы турында, шулай ук монастырь тарихының патша династияләре язмышлары белән үрелеп баруын белделәр.
Көннең икенче яртысында өлкәннәр «Старость в радость» Хәйрия фонды тарафыннан оештырылган «Болгария традицияләре» онлайн-очрашуында һәм «Баба Марта» мастер-классында катнаштылар. Болгариядән конференция спикерлары һәм Россиянең башка интернат-йортларыннан катнашучылар белән алабугалылар җептән курчаклар ясадылар.
.jpg)