Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлекчәнең мәдәни оештыручысы Людмила Пинчук «Ягез әле, кызлар!» чарасы үткәрде. Аның максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм социаль хезмәт алучыларның сәламәтлеген ныгыту иде.
Тернәкләнүчеләр ике командага бүленде, биремнәр белән карточкалар алды. Сигез конкурс нәтиҗәләре буенча жюри җиңүчеләрне билгеләде.
Бәйрәм алды чарасында барлыгы алты кеше катнашты.